ТР ҮСК Татарстан Дәүләт Советына сайлау бюллетеньнарын бастыруны бу атнада тәмамлаячак
Барлыгы 6 миллион бюллетень бастыру планлаштырылган
(Казан, 28 август, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе ТР Дәүләт Советына V чакрылыш сайлаулары өчен бюллетеньнарны бастыруны тәмамлый. Бу хакта бүген журналистларга ТР ҮСК рәисе урынбасары Валентина Каменькова хәбәр итте.
Барлыгы 6 миллион бюллетень: 2 миллион 977 мең 729ы бердәм республика округы, шул кадәр үк бер мандатлы сайлау округлары өчен бастырыла. Бюллетеньнар А4 форматында басыла һәм аларның махсус кыйммәтле кәгазьләргә хас саклагыч челтәре бар. Бер-берсеннән алар төсләре белән аерылып торачак. Республика округларында кулланылачак бюллетеньнар алсу, ә бер мандатлы округларда кулланылачаклары яшел төстә булачак.
Республика округлары буенча кулланылачак бюллетеньнарны бастыру 26 нчы август көнне тәмамланган. Әмма әзер бюллетеньнарда да үзгәрешләр кертеләчәк. “Яблоко“ партиясенең Татарстандагы кандидатлары теркәлгән исемлек гамәлдән чыккан дип саналу сәбәпле, бюллетеньнардан бу партия пункты сызып ташланачак.
Бер мандатлы округлар буенча бюллетеньнарны бастыру бу атнада төгәлләнәчәк. Әмма монда да кыенлыклар бар. Татарстан төрле-төрле 50 округка бүленгән, нәтиҗәдә, 50 төрле бюллетень басытырырга кирәк. Һәр округка якынча 60 мең сайлаучы һәм 4 депутатлыкка кандидат туры килә.
3 нче сентябрь көнне бронялы машиналарга төялгән бюллетеньнарны республиканың территориаль сайлау комиссияләренә җибәрәчәкләр.
Искәртеп узабыз: ТР Дәүләт Советына сайлаулар 14 нче сентябрьдә узачак.