news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР ҮСК үтә күренмәле 7 меңнән артык күчмә урналар әзерләде

Һәр сайлау участогына уртача 2-3 урна туры килә

  (Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә җитди сәбәпләр - сәламәтлеге какшавы, инвалид булу сәбәпле, мөстәкыйль рәвештә сайлау участогына килә алмаган очракта, өйдә тавыш бирергә мөмкин, дип хәбәр ителә ҮСК сайтында. Моның өчен аңа, язма рәвештә яки өченче зат катнашында тавыш бирә торган көнгә кадәр ун көн кала, һәм тавыш бирү вакыты тәмамланганчы 6 сәгать кала, ягъни 4 сентябрьдән 14 сентябрьгә 14.00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе, өйдә тавыш бирүне оештыру максатыннан, үтә күренмәле 7265 күчмә  урналар әзерләде, ягъни һәр сайлау участогына уртача 2-3 урна туры килә. Өйдә тавыш бирүне ҮСК нең ике әгъзасы гамәлгә куя, аларны ҮСК әгъзалары һәм күзәтүчеләр озатып йөрергә мөмкин.

Өйдә тавыш бирергә теләк белдерүчеләрдән гаризалар участок сайлау комиссияләре тарафыннан билгеле адрес буенча эш графигы вакытында яки телефон буенча кабул ителә. Әгәр сайлаучы башта өйдә тавыш бирү теләге белдерсә, әмма, аның янына ҮСК әгъзалары җибәрелгәч, сайлау участогына килгән очракта, ҮСК әгъзалары кайтканчы һәм сайлаучы өенә тавыш бирмәве дәлилләнмичә,  аңа сайлау бюллетеньнәре бирелмәячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100