news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР ҮСК рәисе Үзбәкстан Республикасы Олий Мәҗлескә сайлауларда күзәтүдә катнаша

Сайлауларда илнең 4 сәяси партиясе катнаша, 150 урынга 553 кеше депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителгән

  (Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Россия ҮСК делегациясе составында Үзбәкстан Республикасы Олий Мәҗлесенең Закон палатасына сайлауларда күзәтүче буларак катнаша.

Үзбәкстанда парламент сайлаулары 21 декабрьдә уза, дип хәбәр итә ТР ҮСК.

Сайлауларда илнең 4 сәяси партиясе катнаша, 150 урынга 553 кеше депутатлыкка кандидат итеп тәкъдим ителгән. Аерым алганда, Үзбәкстанның либераль-демократик партиясе, Үзбәкстан халык-демократик партиясе, Үзбәкстан “Миллий тикланиш” («Национальное возрождение») демократик партиясе, Үзбәкстан «Адолат» («Справедливость») социаль-демократик партиясе, шулай ук Үзбәкстан экология хәрәкәте, аңа парламентның түбән палатасында 15 урын бирелгән.

ҮСК 135 сайлау округын, 9035 сайлау участогын оештырган. Сайлау процессын Европада куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасының Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы һәм БДБ вәкилләре күзәтәчәк. Тиздән аларга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы, Ислам хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре кушылачак. ҮСК дә шулай ук Азия, Европа, Африка, Америка, БДБ ның 40 ка якын иленнән 300 гә якын күзәтүче теркәлгән. Сайлауларны җирле һәм чит илләр ММЧ ның 350 вәкиле яктыртачак.

Республика законы буенча Үзбәкстанда парламент сайлауларыннан соң 90 көннән соң президент сайлаулары узарга тиеш. Ислам Кәримовның президент срогы 2014 елның ахырында чыга, әмма сайлаулар турындагы законга төзәтмәләр кертелгәч, Кәримовның вәкаләтләрен тагын ярты елга озайттылар.

Ислам Кәримов Үзбәкстанда 1991 елдан бирле җитәкчелек итә. Президент сайлаулары 2007 елда узган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot