news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР ҮСК рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мандат тапшырды

ТР Дәүләт Советы президиумының тагын ике әгъзасы да шундый ук мандатка ия булды

  (Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсадуллин). Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, шулай ук ТР Дәүләт Советы президиумы әгъзалары Лилия Маврина һәм республика парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимовка мандатлар тапшырды.

Э.Гобәйдуллин искәрткәнчә, 17 сентябрьдә ТР ҮСК утырышта сайлауларны узды дип таныды, ә 19 сентябрьдә республика сайлау округы буенча сайланган V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын теркәде. Ул вакытта берничә депутатка мандат тапшырылды. “Ул чакта аларның барысы да утырышта катнаша алмады, шуңа күрә бүген калганнарга мандат тапшырылды”, - дип белдерде бүген ҮСК рәисе.

Гобәйдуллин шулай ук сайлауларга нәтиҗә ясады һәм бу юлы агитация чоры, узган сайлаулар белән чагыштырганда, тыныч үтте, дип ассызыклады. Шул ук вакытта комиссия рәисе, күп кенә сайлаучылар кандидатлар һәм сәяси партияләр турында мәгълүмат аз булуына шикаять белдерде, дип билгеләп үтте. “Сайлаучы үз тавышын бирергә теләгән кандидатны күбрәк күрергә һәм ишетергә тели. Киләчәктә бу мәсьәләне исәпкә алу зарур”, - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot