Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР ҮСК рәисе: “Дәүләт Советына сайлауларда активлык югары булачак”
Татарстанда республика парламентына сайлаулар башланды
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген иртәнге 7 сәгатьтә V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар башланды. Республикада 2814 сайлау участогы ачылды, дип белдерде журналистларга ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. Ул беренчеләрдән булып 64 нче участокта тавыш бирде.
Тавыш бирү процессы башланганчы, барлык участоклар, вакытыннан алда тавыш бирү өчен конвертларны ачты. Вакытыннан алда 350 мең чамасы кеше тавыш биргәнлеге билгеле булды.
Бүген сайлаучыларның актив булуы көтелә, дип билгеләп үтте ҮСК рәисе. “Мин активлык югары булыр дип уйлыйм. Сайлаулауга кешеләрнең күтәренке кәеф белән килүен күрәбез”, - диде ул.
Ә.Гобәйдуллин фикеренчә, сайлау алды кампаниясе көндәшлеккә сәләтле булган. “Бүген республикада 100 мандатка 393 кандидат дәгъва белдерә. Аларның барысына да сайлаучы бәя бирәчәк”, - диде ул.
20.00 сәгатьтә участок комиссияләре ябылгач та тавышлар санын саный башлыйлар, ә якынча тавыш бирү нәтиҗәләре иртә белән билгеле булачак, диде Әгъзам Гобәйдуллин. “Бүген сайлауларны оештыручылар, комиссия әгъзалары төне буе эшләячәк һәм без иртән якынча нәтиҗләрне алачакбыз дип ышанам. 16 сентябрьдә Үзәк сайлау комиссиясе рәсми планны игълан итә ала”, - дип аңлатма бирде ул.
(Фотосурәт izbirkom.tatarstan.ru сайтыннан алынды).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз