news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР сайланган Дума депутатлары, ТР министрлыклары җитәкчеләре Мәскәүдә киңәшмәгә җыелды

Киңәшмәдә катнашучылар 2009 елга һәм урта вакытлы перспективага исәпләнгән федераль максатчан программалар кысаларында Татарстан икътисадына федераль казна акчаларын җәлеп итү буенча хезмәттәшлек хакында фикерләшә

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Республика икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү максатыннан, апрель аенда федераль органнар белән хезмәттәшлек буенча эшче төркемнәр төзү турында карар кабул ителгән иде. Ул үз составында Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларын, республика министрлыклары вәкилләрен берләштерә. Һәр эшче төркемгә депуталар һәм дәүләт эшлеклеләре уртак эш алып барачак аерым федераль максатчан программалар беркетелгән. Татарстаннан сайланган Дума депутатлары һәм республика министрлыклары җитәкчеләренең бүген Мәскәүдә уртак киңәшмәсе уза. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучылар 2009 елга һәм урта вакытлы перспективага исәпләнгән федераль максатчан программалар кысаларында Татарстан икътисадына федераль казна акчаларын җәлеп итү буенча хезмәттәшлек хакында фикерләшә. Агымдагы елның узган чорында Татарстандагы чараларга үзәк казнадан финанслар җәлеп итү буенча башкарылган эшләр хакында икътисад министры Марат Сафиуллин хисап тотачак. Мәгълүм булганча, федераль органнар белән хезмәттәшлекне оештыру буенча җаваплылык үзәге итеп әлеге министрлык билгеләнгән. Хәзерге этапта Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары Транспорт һәм юл хуҗалыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары белән тыгыз эшли. Федераль казнадан яңа терлечелек объектларын кредитлауга, “Торак” федераль максатчан программасы һәм 2013 елгы Универсиадага әзерлек кысаларында финанслар бирү ниятләнә. Хәзерге вакытта федераль үзәк белән социаль өлкә буенча хезмәттәшлекне көчәйтү, балалар бакчаларына, мәктәпләргә федераль казнадан акча бүлү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.

ТР икътисад министры фикеренчә, 2010 елга федераль бюджет проекты РФ Дәүләт Думасы каравына кергәнче калган 5 ай вакытны Татарстан чиновниклары нәтиҗәле файдаланырга тиеш. Быел үзәктән Татарстан өчен алдан каралган финанслар күләменә сизелерлек төзәтмәләр кертелде. Шуңа күрә республика икътисадына федераль чараларны күбрәк җәлеп итү һәм республика бюджетындагы дефицитны каплау өчен күп көч куярга кирәк булачак. Шул максатларны күздә тотып, киңәшмәдә катнашучылар эшче төркемнәр эшен оптимальләштерү чаралары хакында сүз алып бара.




news_right_1
news_right_2
news_bot