Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат булган. Аңа 58 яшь иде. Бу хакта палата матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында хәбәр итүләренчә, хушлашу урыны һәм вакыты турындагы мәгълүмат соңрак билгеле булачак.
Артур Николаев 1967 елның 21 октябрендә Казанда туган. Ул В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген югары уку йортында башлый, 1991-1995 елларда үсемлекләр физиологиясе кафедрасында өлкән лаборант булып эшли.
1990 нчы елларның икенче яртысында Николаев милекне бәяләү белән шөгыльләнгән, «ТРИНТАВР» фәнни-җитештерү үзәге эксперты булып эшләгән.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы системасына ул 2000 елда килә, оештыру бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнә. 2006 елда палата идарәсе рәисе урынбасары була, ә 2012 елда Татарстанның Европа мәгълүмат консультация үзәген җитәкли.
2015 елның апреленнән Николаев ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары һәм палатаның эшмәкәрлекне үстерү һәм яклау департаменты җитәкчесе вазифасын башкара.
Үз эшчәнлеге өчен ул «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, Татарстан Рәисе Рәхмәт хатлары, ә 2025 елда «Фидакарь хезмәт өчен» республика медале белән бүләкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз