Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасы әгъзалары Зөя утравындагы музей-тыюлыкта экскурсиядә булды
ТР сәяси репрессия корбаннары оешмасы әгъзалары Зөя утравындагы музей-тыюлыкта экскурсиядә булды
(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). 30 октябрь – Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне алдыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы сәяси репрессия корбаннары – Пенсионерлар һәм инвалидлар иҗтимагый-гуманитар оешмасы белән берлектә һәм “Резеда-Тур” фирмасы ярдәмендә әлеге көнгә багышланган чара үткәрде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.
Кичә Зөя утравындагы чиркәүдә репрессияләр нәтиҗәсендә фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән кешеләрне хөрмәтләп искә алдылар. Аннары сәяси тоткыннар ябып тотылган Зөя утравындагы музей-тыюлыкка экскурсия оештырылды.
Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне – ил тарихындагы фаҗигале сәхифәләрне янә бер тапкыр хәтергә төшерү ул. Ул чагында меңәрләгән кеше нахакка рәнҗетелеп репрессияләнде, төрле җинаятьләрдә гаепләнде, хезмәт белән төзәтү лагерьларына, сөргенгә озатылды, шунда вафат булып калды. Бу – гомуми матәм көне дә.
Сәяси репрессияләр (аның барышында бернинди гаепсез йөзләгән мең кеше зыян күрде) безнең республиканы да читләтеп узмады. Эшче-крестьяннар, дин әһелләре генә түгел, иҗади интеллигенция вәкилләре, совет-партия эшлеклеләре дә репрессиянең җиз иләге аша үтте. Алар арасында профессор-химиклар Б.Арбузов һәм Г.Камай, профессор табиб С.Еналиев, язучылар К.Нәҗми, Ш.Усманов һәм башкалар бар.
80нче еллар уртасындагы иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр фаҗигале вакыйгаларга тагын мөрәҗәгать итү һәм сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү проблемасын эзлекле хәл итү, тарихи дөреслекне кире кайтарырга булышу һәм илнең меңнәрчә гражданнарына керсез исемнәрен кире кайтару мөмкинлеге бирде.
Хәзерге вакытта Татарстанда реабилитацияләнгән һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән 6,5 мең кеше гомер кичерә, шуларның 90ы – ГУЛАГның элеккеге тоткыннары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз