news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры татарстанлыларны Коралчылар көне белән котлады

“Бүген республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә”, - дип билгеләп үтте Равил Зарипов

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

“Хөрмәтле оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән сезне Коралчылар көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм – илне саклау, Ватаныбызның оборонасын ныгыту өчен, хәрби техника һәм корал эшләүчеләр хезмәтен тану билгесе.

Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанның хәрби техника һәм продукция чыгаручы иң эре җитештерүче булуы белән горурланабыз. Бүген республиканың оборона предприятиеләре коллективлары данлы традицияләрне дәвам итә, Россия коралы данын күтәрә.

Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре производствоны яңарта, алдынгы технологияләрне кертә, көндәшлеккә сәләтле продукцияләр эшли һәм үзләштерә, халыкара базарда хәрби техника позициясен ныгыта, югары квалификацияле кадрлар әзерли.

Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре көндәшлелеккә сәләтлелек дәрәҗәсен күтәрәчәгенә ышанам. Хезмәт коллективлары безнең Ватанны ышанычлы саклау һәм оборонасын ныгыту өчен бар көчен куячак.

Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия данын яклау өчен яңа казанышларга ирешүләрен телим!” – диелгән мөрәҗәгатьтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100