news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Чиләбе өлкәсенә бара

Визит кысаларында эшлекле очрашулар һәм хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышулар көтелә

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ»). 25-26 июньдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Чиләбе өлкәсенә эшлекле сәфәр кыла. Визит кысаларында эшлекле очрашулар һәм хезмәттәшлек перспективалары буенча фикер алышулар көтелә.
Бүген Равил Зарипов Чиләбе өлкәсе икътисади үсеш министры Елена Мурзина, Чиләбе өлкәсе сәнәгать һәм табигый ресурслар министры Валерий Прудский, Чиләбе өлкәсе Татарлар конгрессы вәкилләре белән очраша. Анда Татарстан Республикасы, аның сәнәгате һәм инвестицион потенциалы тәкъдим ителәчәк.
Министр «Челябинский трубопрокатный завод» ААҖ, «Челябинский завод технологической оснастки» ЯАҖ, Көньяк-Урал дәүләт университетында «Нанотехнологияләр», «Машина төзелеше һәм металлургия», «Суперкомпьютер үзәге» фәнни мәгариф үзәкләрендә булачак.
26 июньдә Равил Зарипов Сабантуйда катнашачак, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot