news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшлекле уен узды

Эшлекле уен 2009 елның 10 сентябрендә старт алды

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында эшлекле уен формасында узган “Татарстан Республикасында сәнәгать комплексын үстерү стратегиясен эшләү” дигән фәнни-техник семинарга нәтиҗә ясадылар. Семинарның максаты - министрлык хезмәткәрләренең стратегик менеджер өлкәсендә квалификацияләрен күтәрү.
Проектларны яклауда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Туполев исемендәге КДТУ җитәкчеләре - ректор Юрий Гортышов, президент Геннадий Дегтярев, ректор урынбасары Газиз Мингалиев, проект менеджменты корпоратив институты директоры Татьяна Филюнина, инновацион эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Зиннәтулла Шиһапов катнашты.
Искә төшереп үтәбез, Эшлекле уен 2009 елның 10 сентябрендә старт алды. Бүгенге аттестациядә өч төркемгә бүленгән министрлык хезмәткәрләре тарафыннан ТР сәнәгать комплексын үстерү стратегиясенең 3 концепциясе эшләнде.
Төркемнәр министрлыкның төрле бүлекләреннән формалаштырылган иде. Проект өстендә эшләгәндә даими рәвештә тәҗрибә уртаклаштылар. Барлык стартегияләрдә дә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының миссиясе, максатлары һәм бурычлары билгеләнде.
Семинар вакытында министрлык хезмәткәрләре стратегик планлаштыру тәҗрибәсе тупладылар, көчле һәм көчсез яклар ачылды; сәнәгать комплексын һәм министрлыкның үзен үстерүнең төп өстенлекле проектлары билгеләнде. Министрлыкның яшь белгечләре укулар вакытында теоретик планлаштырудан тыш өлкән хезмәткәрләрдән гамәли тәҗрибә дә туплады һәм үз потенциалларын да күрсәтте.
Эшлекле уен нәтиҗәләрен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов шәрехләде. “Илнең, республиканың икътисади торышы яңа алымнар таләп итә. Монда иң катлаулысы – үзеңне яңадан тәрбияләү һәм яңа караш булдыру. Без үзебездән башладык. Республиканың тауар җитештерүчеләренә яңа, көндәшлелеккә сәләтле дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итү өчен барысын да эшләргә кирәк”.
ТР сәнәгать үсеше стратегиясе эшлекле уенның гамәли нәтиҗәсе булачак. Ул Туполев исемендәге КДТУ белгечләре катнашында бүген тәкъдим ителгән өч проект нигезендә эшләнәчәк, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100