news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Сәламәтлек саклау министры тармак ветераннарын өлкәннәр ункөнлеге белән котлады

"Бүгенге көндә республика сәламәтлек саклау өлкәсе алдынгылардан санала һәм бу сезнең казаныш!" - дип билгеләп үткән Гадел Вафин.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан ветераннар белән очрашу оештырылган. Өлкән буынны Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин котлады, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Министр үз мөрәҗәгатендә бүгенге көн медицинасы хакында сөйләгән һәм аларга тармакка керткән өлешләре өчен рәхмәт белдергән. "Без һәрчак сезнең чорда  булган медицина белән горурландык. Без сез эшләгәннәрнең кадерен беләбез һәм әлеге казанышларны тагын да арттырачакбыз. Бүгенге көндә республика сәламәтлек саклау өлкәсе алдынгылардан санала һәм бу сезнең казаныш!" - дип билгеләп үткән Гадел Вафин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100