news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Сәламәтлек саклау министры: "Табибка алдан язылып килергә өйрәнми торып, тәртип булмаячак"

Хастаханәгә кабул итүгә язылу мөмкинлеге биргән төп электрон ресурс - Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский белән әңгәмә барышында "Пятница, с 13-го" тапшыруы кунагы - ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин татарстанлыларны табибка күренергә алдан язылу буенча килергә өндәде. 

"Алдан язылып килүчеләргә кабинетка вакытында керүне тәэмин итә алмасак, система беркайчан да җайга салынмаячак. Татарстан халкына зур үтенеч: табибка алдан язылып килегез. Сезне көткән вакытта барырга кирәк",  - дип ассызыклады түрә.

Министр пациентларны бары алдан язылу буенча гына кабул итүче шәхси клиникалар турында искәртеп узды. "Бүгенге көндә язылмыйча, тере чират буенча гына кабул иткән һәм канәгать клиентлары булган шәхси үзәкләр юк", - дип белдерде ул.

Г. Вафин искәртеп узганча, сырхауханәләргә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга мөмкин. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер порталның даими эшләвен тәэмин итү зарур. "Дәвалау учреждениеләре расписание төзи, ә система өзеклексез эшләргә тиеш. Әлегә техник проблемалар туып тора, без аларны бетерү өстендә эшлибез. Халыкка аңларга кирәк: табибка язылып килергә өйрәнми торып, тәртип булмаячак", - дип ассызыклады Гадел Вафин.                       

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100