Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР сәламәтлек саклау министры: “Медицина хезмәткәрләре көненә РКБ ны модернизацияләү эшләрен төгәлләргә кирәк”
Башкарылган эшләр хастаханәгә 2013 елгы Универсиаданың төп госпитале стандартын алуга дәгъва итү мөмкинлеге бирә
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсендә йомгаклау медсоветы узды, анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
Учреждениенең баш табибы Рөстәм Гайфуллин хастаханәнең уңышлары һәм бурычлары белән таныштырды. Узган ел капиталь ремонт эшләре үткәрелде һәм кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше тәмамланды. Шулай ук акушер корпусы һәм консультация алу поликлиникасы файдалануга тапшырылды, дип белдерде ул. Модернизацияләү программасы кысаларында 1600 медицина җиһазы һәм аппаратурасы һ.б. урнаштырыла. Барлык эшләрне дә төгәлләгәч, хастаханә 2013 елгы Универсиаданың төп госпитале стандартын алуга дәгъва итә ала.
2011 елда хастахәнәдә пациентларны дәвалауда яңа технологияләр кертү буенча эшләр дәвам иткән. Клиник хезмәтләр эшенә 50дән артык яңа методика и технология кертелгән.
Поликлиникада 195 289 кеше консультация алган, стационарда – 37 304 кеше. Аларның 60 проценты диярлек республика районнарнына килгән.
Хастаханәдә операцияләр саны арткан. Шулай итеп, 25 334 операция ясалган. Операциядән соң үлем очраклары 16,7 процентка кимегән.
ТР сәламәтлек саклау министры нәтиҗә ясап, РКБ коллективы иң яхшылар булып танылуын белдерде. “Модернизацияләү эшләре төгәлләнгәч яңа этап башлана. Хезмәткәрләрнең дә эш рәвеше үзгәрергә тиеш. Без шул вакытта дөньяви дәрәҗәдәге клиника булдыра алабыз”, - дип өстәде А.Фәррахов.
Шулай ук чират мәсьәләсе кузгатылды. “Сезгә чиратлар булмасын өчен җитди һәм системалы карар кабул итү зарур, - диде министр баш табибка мөрәҗәгать итеп. Пациентлар үз вакытында сыйфатлы медицина ярдәме алырга тиеш”.
Моннан тыш, А.Фәррахов Гиппократ антын бозган, җәмәгатьчелек канәгатьсезлеген алган табибларга карата катгый карарлар кабул итүне таләп итте.
Министр ремонт эшләрен төгәлләү срокларын искәртте. “РКБ да модернизацияләү һәм төзелеш эшләре июнь уртасына, медицина хезмәткәрләре көненә кадәр төгәлләнегә тиеш”, - диде ул.
Айрат Фәррахов нәтиҗә ясап, гомумән алганда, 2011 елда хастаханәләр эшен уңай бәяләвен белдерде, әмма клиникага үсеш алырга һәм көндәшлелеккә сәләтле булырга мөмкинлек бирә торган фактларга игътибар итәргә киңәш итте. Аерым алганда, министр агымдагы елда сыйфатка басым ясарга – Россия һәм чит илләрдәге яңа проектларны өйрәнергә һәм клиника базасында иң яхшыларын кертүне йөкләде.
Медсовет уңышка ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз