news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР сәламәтлек саклау министры Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләре белән очрашты

Гадел Вафин сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләр һәм киләсе елга планнар турында сөйләде

 (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Киләсе елга табиб киңәшләре белән һәр йортка, һәр гаилә керү зарур, дип белдерде бүген Казанның “Ашыгыч медицина ярдәме станциясе” хезмәткәрләре белән очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Һәр пациентка, бигрәк тә “артериаль гипертензия” диагнозы куелганнарга үз сәламәтлеген мөстәкыйль рәвештә контрольдә тотарга кирәклеген аңлату зарур, дип ассызыклады түрә. “Бөтен дөньяда артериаль гипертензия – бу идарә итеп була торган вәзгыять. Бездә ул – ашыгыч ярдәм чакыру. Гипертония авыруыннан интегүче пациент участок табибына үз көндәлегеннән башка килергә тиеш түгел. Иртән һәм кич кан басымын үлчәргә, препаратларны кабул итәргә һәм шул мәгълүмат белән табибка барырга кирәк. Әгәр пациент үз мәгълүматлары белән табибка килсә, бөтенләй башка хәл була”, - диде министр.

А.Вафин искәрткәнчә,   2,5 елда  Татарстанда модульле  200  фельдшерлык-акушерлык пункты төзелде, 80 нән артык табиб амбулаториясе һәм 11 участок хастаханәсе ремонтланды, 900 дән артык ФАП та капиталь ремонт үткәрелгән.

Бүген районнарда 149 яшь табиб эшли, алар социаль ярдәм буларак 1 млн сум акча алган. 48 табиб “социаль ипотека” программасы кысаларында авылларда эшкә урнаштырылган, аларның 36 сы – башка төбәк табиблары.

Татарстанда өч ел рәттән беренче медицина санитар ярдәме системасын модернизацияләү буенча чаралар гамәлдә. “Әлбәттә, бу чара 2015-2016 елда да дәвам итәчәк, - дип ассызыклады Г.Вафин. – Беренчел звенода ярдәмнең 80 проценты күрсәтелә. Әлбәттә, хәзер авылда беренчел звенога басым ясала, бу бик мөһим, чөнки авылда үлүчеләр саны күбрәк”.

ТР сәламәтлек саклау министры, заманча реанимация һәм диагностика җиһазы белән җиһазланган өч ашыгыч медицина үзәге ачылышы эш нәтиҗәлелеген күтәрде, бу хакта башка шәһәр медицина хезмәткәрләре дә белдерә, дип билгеләп үтте. “Мондый кабул итү бүлекләре эре клиникаларда гына булырга тиеш түгел. Гомумән, алар медицина ярдәменннән файдалану мөмкинлеген күтәрә, кеше үзе ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һәм тикшерү узарга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Г.Вафин. 

ТР сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә төрле очракта ярдәм итәргә әзер булу өчен даими камилләшү зарур. Шәһәрнең 7 нче клиник хастаханәсе базасында, Республика клиник хастаханәсе мәгариф үзәгендә һәм Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен уку модульләре ачык.

Ул шулай ук ашыгыч медицина ярдәме табибларына һәм урта звено персоналына хезмәт хакын күтәрү турында карар кабул ителүен белдерде. “Алар - команда әгъзалары, күп нәрсә аларның профессиональлегенә бәйле”, - диде министр.

Киләсе елда Казан ашыгыч ярдәм станциясенә 5 яңа машина биреләчәк, дип ышандырды соңыннан Гадел Вафин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100