Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР сәламәтлек саклау министры Казанда гражданнарны кабул итеп, гозерләрен тыңлады
Сорауларның күбесе дарулар белән тәэмин итү һәм дәвалауга чират белән бәйле иде
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). ТР сәләмәтлек саклау министры Гадел Вафин Дмитрий Медведевның Казандагы иҗтимагый кабул итү төбәк бүлегендә гражданнар белән очрашты, анда гозере булган 10 кеше язылган иде. Кабул итү барышында тагын берничә кеше килде.
Министрга бирелгән сорауларның күбесе дарулар белән тәэмин итү һәм дәвалануга чиратлар белән бәйле. Мисал өчен, Казаннан Александра Емелина министрга беренче булып язылган һәм ул оча-бот башы сөяген протезлау буенча операцияләргә чират мәсьәләсен хәл итүне үтенде. 83 яшьлек ханым ялгыз һәм бу операцияне түләүле рәвештә ясатырга мөмкинлекләре юк. Мондый төр операцияне ясату 200 мең сум тора.
Гадел Вафин әлеге мәсьәләне үз контролена алды һәм елның 4 нче кварталына уңай чишелеш табылыр дип фаразлады.
ТР Дәүләт Советы депутаты, “Халык контроле” проекты кураторы Ксения Владимирова, үз чиратында, министрга даруханәләр буенча уздырылган рейд нәтиҗәләре хакында мәгълүмат бирде. Ул, яшәеш өчен мөһим булган кайбер даруларның бәяләре төрле даруханәләрдә бер-берсеннән 4 тапкырга артык булуга игътибарын юнәлтте һәм әлеге юнәлештә эш алып баручы эшмәкәрләр катнашында “түгәрәк өстәл” уздырырга тәкъдим итте.
Гадел Вафин исә, үз чиратында, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы даруларның бәяләрен һәрдаим мониторинглауга һәм әлеге мәсьәләне күзәтеп баруына ышандырырга тырышты. Аның фикеренчә, даруханәләрдәге бәяләр төрле даруханәләр челтәрләренең препаратларны сатып алу күләменә бәйле булырга мөмкин. Министр шулай ук сатып алучыларга даруханәләрдәге бәяләрне кәрәзле телефоннардагы махсус кушымта ярдәмендә яки даруханә белешмә хезмәте телефонынан белешергә тәкъдим итте.
Лениногорскидан Екатерина Милая инвалид кызына дарулар сатып алырга ярдәм итүне сорады. Кирәкле препаратлар исемлегендәгеләрнең күбесе ташламалы дарулар исемлегенә керми. Министр аңа арзанрак дәвалану системасын карарга тәкъдим итте. Иҗтимагый кабул итү төбәк бүлеге җитәкчесе Татьяна Воропаева әлеге мәсьәләне чишүгә Лениногорск түрәләрен дә җәлеп итәргә вәгъдә бирде.
Ирек Гыйрфанов министрдан үзен 2 нче номерлы Республика клиник хастаханәсенә дәваланырга ятарга булышуын үтенде. Гадел Вафин ярдәмчеләреннән мөрәҗәгать итүчене консультациягә яздырыруны сорады, аның нәтиҗәләре буенча дәвалануга яту мәсьәләсе дә хәл ителергә мөмкин.
Вячеслав Матвеев сәламәтлек саклау министры игътибарын 20 нче номерлы сырхауханәнең көндезге стационарында дәвалануга чират булуга юнәлтте. Аның сүзләренчә, дәвалануны яртышар ел көтәргә кирәк. Ул шулай ук татарстанлылар өчен сәламәт яшәү рәвеше хакында кесәгә салып йөрерлек белешмә чыгарырга да тәкъдим итте һәм әлеге белешмәнең кулдан язылган “макетын” министрга алып килгән иде.
“Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе төбәк бүлеге мәгълүмат үзәге җитәкчесе Наталья Лукина хәбәр иткәнчә, Гадел Вафин, узган елдагы кебек үк, дарулар белән бәйле мәсьәләләнең актуаль булуын искәрткән. “Бәхеткә, хастаханәләрдә дәвалану шартларыннан зарланучылар саны азайды − модернизация үзенең нәтиҗәләрен күрсәтте. Әлбәттә, чишеләсе мәсьәләләр әле бар, әмма без алар өстендә эшлибез. Дарулар белән тәэмин итүгә килгәндә, аларны без патентланган халыкара исемнәр буенча сатып алабыз. Авырулар еш кына билгеле бер даруларны сорый һәм тәкъдим ителгән препаратлардан баш тарта, гәрчә аларның составы бер үк төрле булса да. Сатудагы төгәл исемле даруларны сатып алачакбыз дип вәгъдә бирә алмыйм. Россиядә чит илдән кертелә торган товарларны үзебездә эшләп чыгарылганнар белән күбрәк алыштырыла барыр дип ышанабыз. Россиядә хәзер үк югары нәтиҗәләр бирә торган, авыруларга ярдәм итүче күпкә арзанрак дарулар җитештерүче заманча сәнәгать бар”, - диде ТР сәламәтлек саклау министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз