news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР сәламәтлек саклау министры: “Әгәр һәркем көненә кызу адымнар белән 5 км узса, ул инсульт һәм инфаркт ихтималлыгын 30-40 процентка киметә”

Министр Гадел Вафин сәламәт тормыш рәвешен һәм чиста экологияне алга сөргән акциягә кушылган.

(Казан, 22 сентябрь, “Татар-информ”).Бүген Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне билгеләп үтелә. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сәламәт тормыш рәвешен һәм чиста экологияне алга сөргән бу акциягә кушылды, дип хәбәр итә министрлыкның рәсми сайты.

Журналистларга биргән интервьюсында ул: “Көненә үземнең ничә адым атларга тиешлегемне беләм: 9 мең адым дигән планка куям. Һәркемгә көн саен тиз-тиз атлап, 40 минут җәяү йөрергә киңәш итәм. Әгәр кеше 5 км араны җәяү узарга күнексә, инсульт һәм инфаркт булу ихтималлыгы 30-40 процентка кимиячәк!”

Министр фикеренчә, акция җәмәгатьчелекнең игътибарын экологик чиста һәм сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Ул соңгы вакытта Казанда һәм республикада моның өчен барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте. Мисал өчен, яңартылган Горький исемендәге парк та моңа үрнәк булып хезмәт итә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot