news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында – яңа матбугат сәркатибе

Бүгеннән бу вазифаны “Татарстан яшьләре” иҗтимагый-сәяси тормыш бүлеге җитәкчесе булган Гөлнара Сабирова башкарачак

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”). Кичә ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов министрлыкның яңа матбугат сәркатибен билгеләде. Бүгеннән бу вазифаны “Татарстан яшьләре” иҗтимагый-сәяси тормыш бүлеге җитәкчесе булган Гөлнара Сабирова башкарачак. Гөлнара Сабирова министрлык белән хезмәттәшлек итте, медицина темасын яктыртты.
Гөлнара Сабирова Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетын тәмамлый. Журналистика өлкәсендә 2001 елда эшли башлый. Моңа кадәр «Ватаным Татарстан», «Күнелле атна», «Татарстан яшьләре» гәзитләрендә дә эшләп ала. “Татарстан – яңа гасыр”да “Кара-каршы” телетапшыруын да алып бара, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot