news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында гражданнар белән очрашу уза

Очрашуга (843) 231-79-20, 231-79-87 телефоннары аша язылырга мөмкин

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда 12.00-20.00 сәгатьләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында гражданнар белән очрашу уза.
12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, РФ Президенты йөкләмәсе буенча дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарәдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне билгеләп үтелә.
Очрашу урыны: Казан, Островский урамы, 11/6 йорт.
Татарстанлылар медицина ярдәме сыйфаты, югары технологияле медицина ярдәме, дарулар белән тәэмин итү кебек сорауларга җавап таба ала.
Очрашуга (843) 231-79-20, 231-79-87 телефоннары аша язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot