news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты Хөкүмәт Порталына керүче сайтлар конкурсында җиңде

Бәяләүнең 12 параметры буенча алынган баллар нигезендә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына беренче урын бирелде

(Казан, 3 март, “Татар–информ”, Эмма Ситдыйкова). ТР Хөүмәте Порталы составындагы министрлык сайтлары конкурсы нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты мактаулы беренче урынны яулады, дип хәбәр иттеләр “Татар–информ” агентлыгына ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының “Электрон Хөкүмәт” секторыннан.
Бәяләүнең 12 параметры буенча алынган баллар нигезендә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтына беренче урын бирелде.
Сайтның эшенә бәя биргәндә сайттагы өстәмә бүлекләрнең булуы, аларның тулыландырылып торуы, фотолар, элемтәләр урнаштыру һәм башка критерийлар исәпкә алынды.
ТР Хөкүмәте Порталы составындагы министрлык сайтлары конкурсында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты икенче урынны яулады, ә өченче урынны ТР Икътисад һәм Мәдәният министрлыклары бүлеште.

news_right_1
news_right_2
news_bot