news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы даруханә челтәрләрендә вируска каршы препаратлар һәм иммуноглобулиннар һәрвакыт булуны контрольда тота

Бүгеннән башлап дәвалау учреждениеләрендә туганнарның хәлен белешүдә чикләү кертелә

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кулларны көненә берничә тапкыр сабын белән юу, пычрак кул белән биткә кагылмау, борын куышлыгын юдыру, тын юлларын махсус битлек белән каплау, организмны шифалы үлән чәйләре һәм башка витаминнар белән ныгыту, җәмәгать урыннарында сирәгрәк йөрү – әлеге профилактика чараларының әһәмияте турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сүз булды. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина һәм Казан дәүләт медицина университетының балалар инфекцияләре кафедрасы мөдире, балалар йогышлы авырулары буенча баш белгеч Владимир Анохин брифингта грипп һәм үтә көчле тын юллары вирус инфекцияләре куркынычы һәм алардан саклану ысуллары турында бәян итте.

Марина Патяшина әйтүенчә, Татарстанда грипп белән авыру күрсәткечләре көн саен мониторинглана. Мәктәпкәчә белем бирү һәм башка мәгариф учреждениеләрендә иртәнге фильтрлар көчәйтелгән. “Бүген безнең уртак бурыч – гриппка каршы вакцинацияләнмәгән кешеләрнең йогышлануына мөмкин кадәр чик кую, сулыш юлларын саклап калу”, - дип белдерде ул. Ул гомуми халәтенең начараюын, хәлсезләнүен тойган затларга өйдә калып, табиб чакыртып, дәваланырга керешергә кирәклеген ассызыклады.

Гадел Вафин билгеләп узганча, бүгеннән башлап дәвалау учреждениеләрендә туганнарның хәлен белешүдә чикләү кертелә. “Халыкның моңа аңлау белән каравын сорыйм. Бу чара сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәвалануда булган туганнарыгыз һәм якыннарыгызны үтә көчле респиратор инфекцияләр һәм грипп белән йогышланудан саклап калу өчен кертелгән”, - дип мөрәҗәгать итте ул.

Министр ассызыклаганча, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы даруханә челтәрләрендә вируска каршы препаратлар һәм иммуноглобулиннар һәрвакыт булуны контрольдә тота. “Бүгенге көндә даруханәләрдә вируска каршы препаратлар сатуда бар. Кайбер дарулар беткән, тик төп даруханә челтәрләре мәгълүматы буенча, якын көннәрдә препаратлар кайтарылачак”, - дип ышандырды ул.

Г. Вафин әйтүенчә, узган елның декабрендә Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләренә вируска каршы препаратлар өстәмә рәвештә юлланган. “Бүген “Таттехмедфарм” базасында вируска каршы препаратларның билгеле бер запасы хәстәрләнгән. 1,5 мең капка якын “Тамифлю”, 500 капка якын “Реленза” һәм 20 мең каптан артык “Ингавирин”, 900 меңгә якын бер тапкыр яраклы битлекләр әзер. Вируска каршы препаратларны дәвалау учреждениеләренә таратып, яңадан өстәп дарулар сатып алу турында карар кылынган”, - дип белдерде Гадел Вафин.

Министр сүзләренә караганда, гриппның киңрәк таралуын алдан күреп, өстәмә 1724 ятак хәстәрләнәчәк. “Эпидемия күтәрелешенең Казанда күзәтелүен күздә тотып, башкалада 7 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсендә һәм медуниверситет каршында Меньшиков исемендәге балалар клиникасында балалар өчен 75 ятак әзерләнгән. Бүген 11 нче шәһәр хастаханәсе базасында, өстәмә рәвештә, 35 ятак әзерләү ниятләнә. Авыру күрсәткечләре арта калса, башка территорияләрдә дә чаралар күреләчәк, әлегә моңа ихтыяҗ юк”, - дип белдерде ул.

Профилактикага килгәндә, белгечләр шәхси гигиена чараларының әһәмиятенә басым ясый. Владимир Анохин фикеренчә, грипп белән авырмас өчен нинди генә дарулар билгеләнсә дә, нәтиҗәлелеге ягыннан әлеге химия препаратларын вакцинациягә тиңләп булмый. “Әгәр кеше авырган икән, аңа инфекция таратмас өчен, һичшиксез, битлек кияргә кирәк. Кулларны ешрак юган саен, инфекциянең өйдә башкаларга йокмаячагы ихтималлыгы зуррак”, - диде ул.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot