Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “Без сәламәт! Безгә кушылыгыз!” акциясендә катнаша
Казанның төп сәүдә үзәкләрендә “Үз кан басымыңны бел” акциясе узачак
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә, 13 нче май иртәнге сәгать 9 дан 14 сәгатькә кадәр, Казанның төп сәүдә үзәкләрендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы теләктәшлегендә “Үз кан басымыңны бел” акциясе узачак. Аның кысаларында теләге булган һәркемнең кан басымы үлчәнәчәк. Чара “Кольцо”, “Бәхетле” (Павлюхин һәм Оренбург тракты урамнары буенча), “Тандем”, “Казан” Агросәнәгать паркында оештырыла, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
14 нче май көнне исә казанлылар һәм башкала кунаклары Казанның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында “Хезмәт резервлары” стадионы янында сәламәт тормыш рәвешенә багышланган “Без сәламәт! Безгә кушылыгыз!” акциясенә чакырыла. Анда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ольга Павлова һәм Анастасия Исаева катнаша. Акция кысаларында “Беги за мной” хәрәкәте фитнес-инструкторлары казанлылар өчен зур зарядка үткәрәчәк, һәм анда Татарстанның танылган спортчылары катнашуы көтелә. Теләге булганнар футбол уйнап, аркан тартуда катнашып, ГТО нормаларын тапшыра алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз