news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәтер китабын әзерли

Китап Бөек Ватан сугышы елларында медицина ярдәме күрсәткән табиблар каһарманлыгы турында сөйли

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы “Җиңү хакына” (Во имя Победы”) китабын чыгару буенча әзерлек эшләре алып бара. Китапта Бөек Ватан сугышы елларында медицина ярдәме күрсәткән, полк һәм батальон пунктларында, Армия һәм тыл госпитальләрендә хезмәт иткән табиблар каһарманлыгы тасвирлана, дип хәбәр итә ведомство.

Редакторлар советы рәисе – ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин. Бөек Ватан сугышында катнашкан табиблар турында материаллар туплау эшенә республика сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренең киң даирәсе җәлеп ителгән.

Казан, Татарстан шәһәр һәм районнарының дәвалау-профилактика учреждениеләре, Республика медицина хезмәткәрләре профсоюз комитеты, Республика кан салу станциясе, “Россия Кызыл Хаҗ” иҗтимагый оешмасы, Казанның медицина училищелары, дәвалау-профилактика учреждениеләре сугыш елларында оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат биргән.

Китап язганда Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан медицина академиясе тарафыннан бирелгән материаллар да кулланылган.

Китапның беренче өлеше укучыларны сугыш алды елларында сәламәтлек саклау тармагы һәм ул чорда медицина хезмәткәрләренең роле белән таныштыра. Шушы ук бүлектә сугыш елларында сәламәтлек саклау органнары эшчәнлегенең төрле яклары сурәтләнә. Икенче бүлектә Бөек Ватан сугышы чорында Татар АССР медицина хезмәткәрләренә, медицина уку йортлары торышына, фронт өчен медицина кадрларын әзерләүгә игътибар бирелә. Өченче бүлек Татариядән Бөек Ватан сугышында катнашкан табибларга багышлана.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot