Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елны Ир-ат сәламәтлеге елы дип игълан итте
Табиблар көчле җенес вәкилләренең үз сәламәтлеген кайгыртуга артык игътибар бирмәвен билгеләп үтә.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин 2018 елны Ир-ат сәламәтлеге елы дип игълан итте. Казандагы 21нче хастаханәнең яңа бинасында узган еллык йомгаклау конференциясендә ул шул хакта белдерде.
«Ир-атлар үз сәламәтлекләрен кайгыртуга бөтенләй диярлек игътибар бирми. Республикада ир-атлар һәм хатын-кызларның гомер озынлыгы арасындагы аерманың 11 ел тәшкил итүе көчле затларга үз сәламәтлегенә игътибарны арттырырга кирәклеге хакында сөйли. Биредә башка юл юк», - диде Вафин.
Министр сүзләренчә, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану һәм рациональ булмаган туклану ир-атларның кан тамырлары зарарлануына китерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз