news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Сербия Республикасы делегациясе кабул ителә

Анда сүз ике арада төрле өлкәдә хезмәттәшлек турында барачак

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Сербия Республикасы делегациясе кабул ителә. Илнең хезмәт һәм социаль сәясәт министры җитәкчелегендәге делегациягә рәсми затлар һәм эшмәкәрләр керә. Очрашу барышында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Сербия Хуҗалык палатасы арасында хезмәттәшлек турындгы килешү имзаланачак, аннары ике республиканың эшмәкәрләре үзара якыннан аралашып, сөйләшүләр алып барачак.

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасыннан алынган хәбәрдә әйтелгәнчә, эшмәкәрләр арасында сәүдә, төзелеш, туризм, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче компания вәкилләре бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot