news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Тайвань эшкуарлары белән очрашуга чакыра
Очрашу Тайвань һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы эшлекле элемтәләрне җайга салу максатыннан үткәрелә
Скопировать ссылку
(Казан, 29 май, «Татар-информ»). ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы 7 июньдә Татарстан эшкуарлары өчен Тайвань эшкуарлары белән эшлекле очрашу үткәрә. Бу хакта ТР Сәүдә-сәнәгать палатасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашу Тайвань һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы эшлекле элемтәләрне җайга салу максатыннан үткәрелә. Анда катнашучылар дилерлык челтәрләре булдыру, шулай ук уртак предприятиеләр оештыру юлы белән ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең конкрет мөмкинлекләре хакында фикер алышачак.
Очрашуда Тайваньның төрле өлкәләрдә эшләүче 17 фирмасы катнашыр дип көтелә. Алар – порошок металлургиясеннән продукция, металл кискеч, төзелеш һәм башка кораллар, металл һәм пластиктан автозапчастьләр, гигиена чаралары, пластмасс эшләнмәләр өчен пресс-формалар, җитештерү җиһазлары, автомобиль һәм аэрокосмик сәнәгать өчен комплектлар, яктылык лампалары һәм башка төрле продукция җитештерүчеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot