Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Риэлторлар гильдиясе: Миңнехановның гаилә ипотекасы буенча тәкъдимнәре бик вакытлы

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасының үтемлелеген киңәйтүгә юнәлдерелгән инициатива белән чыкты. Кичә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында ул 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә әлеге программада катнашу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Моннан тыш, Миңнеханов, бер квадрат метрның уртача бәясен һәм гаилә әгъзалары санын исәпкә алып, федерация субъектлары буенча гаилә ипотекасы лимитын дифференциацияләргә чакырды.
ТР Рәисенең тәкъдимнәре күчемсез милек базары экспертларында зур кызыксыну уятты. ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев бу инициативаларның актуаль һәм перспективалы булуына ышаныч белдерде.
«Гаилә ипотекасы категорияләрен киңәйтү инициативасы белән килешмәүчеләр булмас дип ышанам. Базарның профессиональ катнашучылары гына түгел, беренче чиратта, хәзерге вакытта аны алу мөмкинлеге чикле булган кешеләр дә бу тәкъдимне һичшиксез хуплаячак. Безгә 7 яшьтән олырак балалары булган гаиләләрдән сораулар күп килә, алар бүгенге көндә программаны күчемсез милек сатып алу өчен файдалана алмый», – диде Садриев «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Эксперт фикеренчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләре күчемсез милек сатып алганда, аларга бернинди чикләүләрсез гаилә ипотекасын куллану мөмкинлеген бирергә кирәк.
Ул лимитларны дифференциацияләү турындагы инициативаны да актуаль дип атады, чөнки бүгенге көндә билгеләнгән чикләүләр базардагы фатирларның зур өлешен сатып алу мөмкинлеген бирми.
«Бүгенге көндә төзелеш компанияләрендә 35-40 квадрат метр мәйданлы фатирларның уртача бәясе 7,5-9 миллион сум тәшкил итә. Димәк, гаилә ипотекасы буенча беренчел взнос минималь булганда бер бүлмәле фатир гына сатып алырга мөмкин. Ике һәм өч бүлмәлеләр сатып алына торган фатирлар исемлегеннән төшеп кала - беренчел взносның күләме шактый зур булырга тиеш, кызганыч ки, ул барысында да юк», – дип зарланды Садриев.
Гаилә ипотекасы программасы өчен Миңнеханов тәкъдим иткән үзгәрешләрне эксперт бик вакытлы һәм перспективалы дип атады.
«Рөстәм Нургалиевич гаилә ипотекасы өчен шактый әһәмиятле үзгәрешләр тәкъдим итте. Аларны федераль үзәктә ишетерләр һәм тикшерерләр дип ышанабыз. Киләчәктә алар федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылыр дигән өмет бар», - дип сүзен төгәлләде Садриев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз