Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Рәисе яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Миңнеханов балалар катнашкан дроперлык, мошенниклык һәм экстремизм очраклары саны арта баруын һәм мондый хәлләрне кисәтү буенча өстәмә чаралар таләп ителүен билгеләп үтте. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Рәисе мәктәпләрдә һәм гаиләләрдә тәрбия эшенең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте.
«Балалар һәрвакыт спорт, иҗат, уку белән шөгыльләнергә тиеш», – дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук ул балигъ булмаганнар арасында үз-үзенә кул салу нәтиҗәсендә үлүчеләр саны артуга игътибар итте. ТР Рәисе балаларга һәм аларның ата-аналарына хокукый мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кушты. Мәсәлән, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм җәмәгать урыннарында мәгълүмати җинаятьләрдән саклану ысуллары турындагы материалларны бастырырга тәкъдим итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз