Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Рәисе Хэйлунцзян провинциясе җитәкчелеге белән хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайның Хэйлунцзян провинциясе Халык хөкүмәте губернаторы урынбасары Чжан Цисян белән сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты. Очрашу Казанда «РОСТКИ» форумы кырларында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Миңнеханов Чжан Цисянга форумда мәртәбәле кунак сыйфатында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең халыкара багланышларын үстерүдә мөһим роль уйный. 2025 ел нәтиҗәләре буенча республиканың Кытай белән товар әйләнеше рекордлы 3 3,35 млрд.
«Кытай – республикабызның төп инвесторы. Татарстанның Хэйлунцзян провинциясе белән мөнәсәбәтләре күптәннән, аларны активлаштыруны максат итеп куябыз», – диде Миңнеханов.
Республика Рәисе өстенлекле юнәлешләр арасында сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерүне һәм уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны атады.
Очрашуда гуманитар хезмәттәшлек турында аерым фикер алыштылар. Хәзер Казанда Кытайдан 2 меңнән артык студент белем ала. Шулай ук Татарстан һәм Хэйлунцзян югары уку йортлары һәм фәнни бергәлекләре арасында хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлеге карала.
Чжан Цисянның Казанга беренче килүе. Ул Татарстан ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм республиканың мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча эшен билгеләп үтте.
«Кытай һәм Россия – ышанычлы партнерлар һәм яхшы дуслар. Бу – яхшы күршелек мөнәсәбәтләре үрнәге. Татарстан безнең өчен – Россиядә төп һәм иң актив партнерларның берсе. Безнең мөнәсәбәтләрнең елдан-ел ныгуы сөендерә», – диде ул.
Чжан Цисян шулай ук Татарстан белән Хэйлунцзянның транспорт, төзелеш һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлеген көчәйтергә тәкъдим итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз