Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Рәисе Үзбәкстан Навои өлкәсе башлыгы белән уртак проектлар турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре барышында бу илнең Навои өлкәсе хокимы Нормат Турсунов белән очрашу уздырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Әңгәмәдәшләр сәнәгать комплексы төзелешенең барышы турында фикер алыштылар – проектны гамәлгә ашыру процессында консультант булып Татарстан чыгыш ясый.
Әлеге вакытка беренче җитештерү корпусы файдалануга тапшырылган. Якын арада икенче корпусның кайбер блокларын төгәлләү һәм файдалануга тапшыру күз алдында тотыла.
Очрашу барышында уртак проектны гамәлгә ашыруның барышы турында докладлар тыңланды, дип ачыклык кертте Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз