Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Рәисе Югары нефть мәктәбенең фәнни-мәгариф инфраструктурасы белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре барышында Югары нефть мәктәбендә һәм ТатНИПИнефтьтә булды. Анда нефть тармагы өчен фәнни лабораторияләр, мәгариф проектлары һәм эшләнмәләр белән танышты. Аны Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова озата йөрде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
Университетның лаборатор-тикшеренү корпусында Миңнеханов нефть чыгаруда технологияләрнең үзара йогынтысын һәм катлаулануларын тикшерү буенча компетенцияләр үзәгендә булды.
Укыту-лаборатория корпусында укучылар өчен «Физик-химик алгарыш» һәм «Инновацияләрдә киләчәк» белем бирү проектлары тәкъдим ителде. Соңгысы кысаларында 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар робот техникасы, программалаштыру, 3D-модельләштерү һәм VR-технологияләр өйрәнә, шулай ук инженер һөнәрләре белән таныша.
Миңнехановка шулай ук скважиналарны капиталь ремонтлау тренажерын күрсәттеләр. Аның ярдәмендә скважина эчендәге процессларны модельләштерергә һәм катлаулануларны булдырмау ысулларын өйрәнергә мөмкин.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе Кытай теле үзәгендә булды, анда 300гә якын тыңлаучы белем ала. 2023 елдан нефть югары мәктәбе студентлары академик алмашу программаларында катнаша һәм Кытайда белем ала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз