news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Рәисе матбугат хезмәте: Татарстанга БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр юк

Татарстанга БПЛА һөҗүме вакытында зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген республиканың Кама аръягы зонасы чираттагы тапкыр дошман пилотсыз очкычлары һөҗүменә дучар булды. Һава һөҗүмнәреннән саклану көчләренең һәм мобиль ут төркемнәре сугышчыларының эше нәтиҗәсендә һөҗүмне кире кага алдылар... корбаннар, зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк. Җитештерү процессларына зыян килмәде», - дип сөйләде Галимова.

Пилотсыз очкыч калдыклары төшкән гражданлык һәм сәнәгать объектларына аз гына зыян килгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык мәгълүматны оператив рәвештә ала, дип өстәде Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot