Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Рәисе кушуы буенча ягулыкны контрольдә тоту өчен Песошин җитәкчелегендә штаб төзелде
Татарстан Рәисе күрсәтмәсе белән республикада ягулыкка бәйле вәзгыятьне контрольдә тоту өчен штаб төзелде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза ТР Рәисе матбугат хезмәте.
«Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы атнада республиканың автозаправка станцияләрендә ягулык ажиотажы күзәтелә. Бу ягулык станцияләрендә зур чиратларга китерде. Җитештерүчеләр мәгълүматларына караганда, республикада кирәкле ягулык запаслары бар, аларны китерү узган еллардагы кебек үк график белән башкарыла. Бүген төп проблема ихтыяҗның кискен артуы белән бәйле. Кайбер АЗСларда элек тәүлек дәвамында сатылган ягулык күләме хәзер 6 сәгать эчендә китә», - диелә хәбәрдә.
Элегрәк Татарстан Рәисе тәэмин итүне оештыруны һәм логистиканы тикшерергә, шулай ук ягулык салу станцияләрендәге вәзгыятьне даими мониторинглауны тәэмин итәргә кушкан иде. Бу максатлар өчен Республиканың Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә штаб төзелде.
«Штабка аерым АЗСларда ягулык булмау фактларын тикшерү эшен дәвам итәргә, Татарстан Федераль салым хезмәте идарәсе белән берлектә ваклап сату бәяләрен нигезсез күтәрү фактларын тикшерүне йөклим. Җәмәгать транспортын, ашыгыч медицина ярдәмен, коммуналь һәм юл хезмәтләрен, хокук саклау органнарын, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен ягулык белән тәэмин итү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Алынган мәгълүматларга караганда, ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгын һәм дәүләт автоинспекциясен автомобильләр күпләп җыелган урыннарда җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәргә чакырды: машина йөрү юлларын ябуга, конфликтлы вәзгыятьләргә, ягулык саклау һәм ташу кагыйдәләрен бозуларга, шулай ук аны законсыз сату фактларына юл куймаска.
ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Алексей Песошин республика территориясендә 913 автозаправка станциясе эшләвен хәбәр итте, шуларның 740ы – сыек ягулык сата. Казанда 177 төрле АЗС урнашкан. Татарстан җитештерүчеләре ягулык белән тулы күләмдә тәэмин итү буенча үз бурычларын үтиләр, шулай ук үзләренең барлык АЗСларына да товар җибәрүне арттыралар.
Рөстәм Миңнеханов ягулык базарының торышы турында көн саен хәбәр итәргә кушты. «Безнең бурыч – аерым ягулык салу станцияләре эшендәге вакытлыча өзеклекләрнең системалы проблемага әйләнүенә юл куймау», - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз