news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Рәисе Kazanforum'ны Ислам дөньясы белән әңгәмәнең төп мәйданчыкларының берсе дип атады

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Россиянең ислам дөньясы илләре белән әңгәмәсе өчен төп мәйданчыкларның берсе булды. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2027 елда форумга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында белдерде.

Утырышны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде. Анда шулай ук Россия Президенты киңәшчесе, оештыру комитеты рәисе урынбасары – җаваплы сәркатибе Антон Кобяков катнашты.

Хөснуллин хәбәр иткәнчә, быел форумның эшлекле программасында 99 илдән һәм Россиянең 75 төбәгеннән 10 меңгә якын вәкил катнашкан. 2027 елда чара федераль дәрәҗәдә бишенче тапкыр – 4 майдан 6 майга кадәр узачак.

Миңнеханов сүзләренчә, 2027 елда KazanForum Татарстанда 18 нче тапкыр узачак. 2026 елда чара Казанның Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуын бәйрәм итү кысаларында узды, бу аның көн тәртибендә чагылды.

Быел форум кысаларында 163 килешү имзаланды, шул исәптән 86 халыкара килешү. Мөһим чаралар арасында шулай ук Индонезия һәм Мали белән хөкүмәтара комиссияләр утырышлары, шулай ук хөкүмәтара комиссия рәистәшләренең Таҗикстан белән очрашулары узды.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил Хөкүмәтенә форумга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot