news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Рәисе «Казан марина» туризм территориясе проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде

ТР Рәисе «Казан марина» туризм территориясе проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан марина» туристлык территориясе проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә үткәрде. Очрашу республика Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Катнашучылар инфраструктура һәм объектлар төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Миңнеханов, Туризм.РФ корпорациясе генераль директоры Василий Швец һәм Экспобанкның Директорлар советы рәисе Игорь Ким тиешле беркетмәгә кул куйдылар.

Миңнеханов проектның Татарстан өчен стратегик әһәмиятен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, аны гамәлгә ашыру республиканың туристик потенциалын ныгытырга, яңа эш урыннары булдырырга һәм икътисадның чиктәш тармаклары үсешен стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

43,1 гектар мәйданда 3-4 йолдызлы категорияле 1 250 номерлы кунакханә объектлары белән тугыз инвестиция лоты гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Туристлык территориясенең гомуми мәйданы 72,9 гектар тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру 1,9 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Объектларны файдалануга тапшырганнан соң «Казан марина» елына 620 меңгә кадәр турист кабул итә алачак һәм төбәк халкы һәм кунаклары өчен яңа тарту ноктасына әвереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot