news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Рәисе Иран илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты

ТР Рәисе Иран илчесе белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Казем Җәләли белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казан Кремленең Губернатор сараенда узды. Татарстанга сәфәрен дипломат Казанда Иран мәдәнияте көннәренә туры китерде.

«Үзара хөрмәт, ачыклык һәм кунакчыллык – татарстанлыларны һәм иранлыларны якынайта торган сыйфатлар», – дип белдерде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы яңа Генераль консулы Мөхәммәт Босраины аерым сәламләде һәм аны билгеләнүе белән котлады. «Без Татарстан-Иран хезмәттәшлеген алга таба үстерү буенча бергә эшләячәкбез», – дип ышандырды ул. Татарстан ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр үсешенә үз өлешен кертергә тырыша, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot