news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе «Comtrans-2026»да декларацияләр имзалау тантанасында катнашты

Татарстан Рәисе «Comtrans-2026»да декларацияләр имзалау тантанасында катнашты
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Бүген «Comtrans-2026» халыкара коммерция транспорты күргәзмәсендә Саратовта тарату тартмаларын җитештерүне оештыру ниятләре турындагы декларация имзаланды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов катнашты.

«КАМАЗ» «ГАҖ», «Урал» АЗ» АҖ арасында беренче декларация төзелде.

Документны «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм «УРАЛ» автомобиль заводы» АҖ генераль директоры Павел Яковлев имзалады.

«КАМАЗ» ГАҖ, «МАЗ» ААҖ -»БЕЛАВТОМАЗ» холдингының идарәче компаниясе арасында да шундый ук документ имзаланды.

Аңа «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Юрий Герасимов һәм «МАЗ» ААҖ генераль директоры урынбасары – техник директоры Александр Кравченко кул куйды.

  • 2026 елның августында «КАМАЗ» ГАҖ Саратовта йөк автомобильләренең югары нәтиҗәле тарату тартмаларын җитештерү заводы төзелешен башлап җибәрде. Яңа объектта ел саен яңа буын 30 мең тартма җитештерергә планлаштыралар.
news_right_1
news_right_2
news_bot