Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Рәисе: Безнең предприятиеләрнең технологик циклларында аерым проблемалар бар
Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң кайбер предприятиеләр билгеле бер проблемалар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү буенча штаб утырышыннан соң матбугат вәкилләренә белдерде.
«Безнең предприятиеләрнең технологик циклларында билгеле бер проблемалар бар», – диде республика җитәкчесе.
«Объектлар саклансын һәм кешеләр менә шундый стандарт булмаган ситуацияләргә әзер булсын өчен эшлибез», - дип ассызыклады ул.
Рөстәм Миңнеханов һөҗүм нәтиҗәсендә яраланганнарга һәм зыян килгән йортта яшәүчеләргә ярдәм итү мәсьәләсенә аерым тукталды.
«Зыян күргән йортта яшәүчеләр кирәкле ярдәм чаралары белән тәэмин ителде. Мәктәптә – туклану да, урнаштыру да», – дип билгеләде ул.
«Подрядчылар, төзүчеләр, проектлаучылар бу йортны ремонтлауга керешәчәк. Мин бу мәсьәләләр хәл ителгән дип саныйм», - дип өстәде ТР Рәисе.
«Иң мөһиме - 25 кеше, алар хастаханәләрдә ята. Барысына да ярдәм күрсәтелә», - дигән мәгълүмат бирде Рөстәм Миңнеханов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз