news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР прокуроры Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады

ТР ММЧ профессиональ кадрлар составы, бәйсез карашы, объективлыгы һәм төрлелеге белән аерылып торды, диелгән котлауда

 (Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР прокуроры Илдус Нәфыйков журналистларны, полиграфия һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугаты көне белән котлады.

“Хөрмәтле журналистлар, полиграфия һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!

Чын йөрәктән сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!

1703 елның 13 гыйнварында Мәскәүдә беренче вакытлы басма дөнья күргән. Газета Бөек Петр указы буенча гамәлгә куелган. Нәкъ менә шул тарихи датадан журналистлар, мөхәррирләр, корректорлар, компьютерда версткалаучылар, нәшриятчылар һәм полиграфия хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме исәпләнә.

3 гасырдан артык элек Бөек Петр Россиянең беренче газетасы “Ведомости”ны гамәлгә куеп, сүз реформаларга, дәүләтне ныгытырга ярдәм итәчәгенә ышанган. Масс-медианың бу роле бүген дә актуаль: газета, журнал, мәгълүмат агентлыклары, телевидение, радио, интернет-басмалар – массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел, алар гражданлык җәмгыятенең бөек институтларының берсе, җәмгыятьне һәм хакимиятне бәйләүче мөһим элементларның берсе.

Республика ММЧ профессиональ кадрлар составы, бәйсез карашы, объективлыгы һәм төрлелеге белән аерылып торды.

ТР прокуратурасы, ММЧ белән элемтәдә тору һәм бергә эшләү нәтиҗәсендә, гражданнар хокукларын, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау эшендә югары дәрәҗәгә иреште. Киләчәктә дә иң яхшы традицияләргә медиа өлкәсендә ихтыяҗ булыр дип ышанам.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә нәтиҗәле хезмәттәшлек, республика прокуратурасы органнары эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында объектив һәм һәрьяклап яктырткан, закон һәм хокук тәртибен ныгытуда зур өлеш керткән өчен рәхмәт белдерәм.

Матбугат хезмәткәрләренә һәм тармак ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, иҗади уңышлар телим!” - диелгән ТР прокуроры котлавында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100