news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР прокуроры хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде
Бүген Россиядә Прокуратура хезмәткәрләре көнен билгеләп үтелә. ТР прокуроры Кафил Әмиров хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлады
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Казан, 12 гыйнвар, “Татар-информ”). 12 гыйнвар – Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көне. Татарстан прокуроры Кафил Әмиров хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
“Бу бәйрәм көнендә прокуратура органнарының барлык хезмәткәрләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Татарстанның прокуратура хезмәткәрләре коллективы исеменнән республиканың бөтен халкын киләчәктә дә прокуратура органнарының үзләрендә булган барлык кадрлар һәм матди-техник потенциалны кулланып, законлылык сагында торачагына, гражданнарның һәм дәүләрнең хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен яклаячагына ышандырасым килә”, - дип белдерде Кафил Әмиров.
Әлеге бәйрәм датасы 1995 елның 29 декабрендә РФ Президенты Указы нигезендә гамәлгә кертелде. Бу Указ прокуратураның оешкан көненә үзгәреш кертте. Озак вакытлар аның тарихы башлангычы 1922 елның 28 мае, ягъни Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты дәүләт прокуратурасын гамәлгә куйган көн белән исәпләп йөртелде.
Узган ел Татарстан Прокуратурасы хезмәткәрләренә прокуратура системасын үзгәртеп коруга, җинаятьләр буенча суд эшләрен башкару шартларын үзгәртүгә һәм күзәтчелек эшчәнлегенең яңа өстенлекләрен билгеләүгә бәйле кайбер кыенлыклар алып килде. Шуңа да карамастан, узган елны хаклы рәвештә уңышлы дип атарга була.
Прокурорларның төп тырышлыклары җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләре законы тарафыннан сакланучы кеше һәм гражданин хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлтелде. Дәүләт тарафыннан социаль һәм икътисади өлкәләрдә, җирле үзидарәне оештыруда үткәрелгән үзгәртеп коруларны прокурор күзәтчелегенә алу буенча чаралар күрелде. Россия Федерациясенең бердәм хокукый киңлеген тәэмин итү буенча шактый эшләр башкарыла. Оешкан, коррупция юнәлешендәге җинаятьчелеккә каршы хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү көчәйтелде. Прокуратура эшчәнлегендә ачыклык сәясәтен алга таба үстерү буенча чаралар күрелде.
Яңа 2008 елда Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка прокуратура органнары каршында коррупциягә каршы көрәш һәм өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә зуррак игътибар бирү бурычы куйды.
Республикада хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы белән җинаятьчелекнең гомуми дәрәҗәсен 23 процентка киметүгә ирешелгән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, балигъ булмаганнар арасындагы җинаятьләрнең саны киметелгән, гомуми җинаятьләр күләмендә аларның өлеше кыскарган. Үтерү, сәламәтлеккә авыр зыян салу, талау, урлау очраклары киметелгән.
Оешкан җинаятьчелеккә каршы максатчан көрәш алып бару нәтиҗәсендә, “48 комплекс”, “56 квартал”, “Таһирҗановчылар”, “Татарлар” һәм башка җинаятьчел төркемнәрнең лидерлары һәм әгъзалары җинаять җаваплылыгына тартылган. Республикада эш иткән “Российское национальное единство” экстремистик оешмасы активистлары зарарсызландырылган. Ислам исеме белән эш итүче радикаль оешмаларның эшчәнлегенә чик куе буенча чаралар күрелгән.
Республиканың прокуратура органнары традиция буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләренә зур игътибар бирә. Узган елда прокурорлар 28 меңнән артык шикаять һәм гаризаны тикшергән, 22 меңнән артык кеше шәхсән кабул ителгән. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаган.
Прокуратура республиканың дәүләр органнары, аларның җитәкчеләре тарафыннан да ярдәмне тоя һәм югары бәяли.
Прокуратура гаммәви мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек белән активрак хезмәттәшлек итәргә әзер һәм үз эшчәнлеген ачык итүне күздә тота. Прокуратураның ачыклыгын тәэмин итү максатыннан узган ел рәсми Интернет-сайт ачылды, анда прокурор эшчәнлеге турында актуаль мәгълүмат урнаштырыла. Кешеләрнең ышанычыннан, ярдәменнән башка җитди уңышларга исәп тотуы кыен, диелә котлауда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2