news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР прокуратурасында ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләрен һәм журналистларны бүләкләделәр

Алдынгыларга ведомство бүләкләрен республика прокуроры һәм аның урынбасарлары тапшырды

(Казан, 12 гыйнвар, “Татар–информ”). Бүген Татарстан прокуратурасында Прокуратура хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Узган ел прокуратура өчен дә җиңелләрдән булмады, дип башлады сүзен республика прокуроры Кафил Әмиров. Шуңа да карамастан ТР прокуратурасы хезмәткәрләре яхшы эшләде. Эш нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли, диде прокурор.
Традиция буенча әлеге уңышларга зур өлеш керткән ведомствоның иң яхшы хезмәткәрләре бүген Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде. Алдынгыларга ведомство бүләкләрен республика прокуроры һәм аның урынбасарлары тапшырды. Шулай ук “Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсына нәтиҗә ясалды һәм законлылыкны ныгыту эшенә үз өлешен керткән гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре конкурсы лауреатларына бүләкләр тапшырылды. Алар Рәхмәт хатлары, “Законлылыкны ныгыткан өчен” күкрәк билгеләре һәм кыйммәтле бүләкләр алды. Бүләкләнүчеләр арасында “Татар–информ” агентлыгы хәбәрчесе Эмма Ситдыйкова да бар.
Искәртеп узабыз, Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен Борис Ельцин Указы нигезендә 1996 елдан бирле билгеләп үтә. Россия Федерациясенең беренче Президенты 1995 елның 29 декабрендә чыккан карары белән Россия Федерациясе Прокуратура хезмәткәрләре көнен гамәлгә куя.
Бүгенге көндә прокуратура дәүләтне намуссыз, закон бозучы гражданнардан һәм гражданнарның үзләрен дәүләтнең гаделсезлегеннән саклау вазифасын башкара. Прокуратура – җәмгыятебездәге законлылык һәм тәртип гарантларыннан берсе.
Бүген прокуратураны кеше теләсә нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итә ала торган бердәнбер дәүләт органы дип әйтергә мөмкин.
Россия Федерациясендә законлылыкның торышына Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре дә саллы өлеш кертә. 2009 ел икътисади кризис нәтиҗәләре белән бәйле закон бозуларга каршы көрәш билгесе астында узды. Республиканың меңнәрчә гражданнары прокуратурада эштән законсыз төстә җибәрү, хезмәт хакын түләмәү очракларыннан яклау тапты. Закон бозу очракларының күбесе эшкә прокуратура катнашу нәтиҗәсендә бетерелде. Кафил Әмиров эш нәтиҗәләреннән канәгать булуын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot