news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР прокуратурасында балалар иҗаты конкурсына нәтиҗә ясадылар

Чиратта – мәктәп темасына багышланган конкурс

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР прокуратурасы бинасында балалар иҗаты конкурсы ачылды. Анда прокуратура хезмәткәрләре балалары ясаган рәсемнәр һәм эшләнмәләр тәкъдим ителде.
Прокуратура хезмәткәрләре балалары арасында балалар иҗаты конкурсын оештыру идеясе 5 ел элек туган иде. Ул балаларга гына түгел, ә хезмәткәрләргә дә ошады. Конкурсның темасы да ел саен үзгәрә, балалар ел саен яңа нәрсә уйлап чыгара һәм иҗат итә. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр һәм республика прокуратурасының Рәхмәт хатлары көтә.
Соңгы конкурста 107 бала катнашты. Алар жюри игътибарына төрле жанрдагы 150дән артык эш тәкъдим иттеләр. Жюри җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә ала – тамашачылар үз теләкләрен тәкъдимнәр китабында калдыра ала. Бүләксез беркем дә калмавын билгеләп үтәргә кирәк, барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2010 ел Укытучы елы дип игълан ителгәнлектән чираттагы конкурс мәктәп темасына багышлана.


news_right_1
news_right_2
news_bot