news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^ТР Прокуратурасын Татарстан парламенты карарлары канәгатьләндерми

^ТР Прокуратурасын Татарстан парламенты карарлары канәгатьләндерми

(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). ТР Прокуратурасы яңадан Татарстан Конституциясенең ТР Президентын сайлау белән бәйле көченнән туктатылып торган маддәләренә мөрәҗәгать итте.

Бүген ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты утырышында ТР Прокуратурасының "РФ субъектларының дәүләт законнар чыгару һәм башкарма хакимият органнарын оештыруның гомуми принциплары турындагы" Федераль законны бозу очракларын бетерү турындагы күрсәтмәсе каралды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Конституциясенең "ТР Президенты яшертен тавыш бирү юлы белән гомуми тигез һәм туры сайлау хокукы нигезендә сайлана" дигән маддәсе көченнән туктатылды. Аның урынына РФ субъектларының югары урындагы җитәкчесенә вәкаләтләр бирү турындагы федераль закон нигезләмәләренә таянып, яңа маддәләр кертелде. Шуңа да карамастан, ТР Прокуратурасын мондый вакытлы чара канәгатьләндермәде. Мартта аның вәкилләре Дәүләт Советына республиканың төп законын федераль законга туры китерергә дигән ТР прокуроры күрсәтмәсен кертте. Депутатлар ТР Прокуроры күрсәтмәсен исәпкә алу турында карар кабул итте. Прокуратура фикеренчә, мондый карар тулы хокуклы түгел, бу очракта парламентарийлар прокуратура күрсәтмәсе белән я килешергә, я килешмәскә тиеш.

Бүген республика Прокуратурасы вәкилләре яңадан бу мәсьләлә буенча фикер алышты, анда Дәүләт Советының Хокук идарәсе юристларының аргументациясе укылды. Алар фикеренчә, нормаларны көченнән туктатып тору гамәле федераль законда һәм РФ субъектлары законында да кулланыла. Мисал өчен, билгеле вакытта аларны гамәлгә куюга акча җитмәү сәбәпле, федераль бюджетның кайбер маддәләрен туктатырга кирәк булды. Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Александр Гусев "Республика соңгы үзгәрешләрне күчеш чоры шартларындагы зарурлык буларак кабул итә", дип билгеләп үтте. "Бәлки, без киләчәктә демократик башлангычларга кайтырбыз", - диде ул. Депутатлар үз карарларында ТР Дәүләт Советына ТР Прокуратурасы күрсәтмәсен исәпкә алырга тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot