news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР прокуратурасы, төзетүчеләр фатирларны төзелеш эшләре тәмамланганчы сатмасын өчен, катгый күзәтәчәк

Бу яңа өлешле төзелеш объектлары проблемалары барлыкка килмәсен өчен, үзенчәлекле чара

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР прокуроры Кафил Әмиров ТР прокуратурасы тарафыннан уздырылган өлешле төзелеш өлкәсендә законлылыкны тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Кафил Әмиров үз чыгышын уңай моменттан башлады, ул законлылыкны анализлау нәтиҗәсендә республикада өлешле төзелеш өлкәсендә уңай тенденция билгеләнде, шул исәптән, проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау буенча да, дип әйтте. Республикада 1 млн. 200 мең кв.м. мәйданлы 130 объект төзелә. 2012 нче елда өлешле төзелешнең 100дән артык объекты тапшырылган.
ТР прокуроры булганнарга өлешле төзелеш объектларын торгызу буенча төзелеш эшчәнлегенең федераль закон нигезендә җайга салынуын искәртте.
Кафил Әмиров район башлыкларына бу процесста катнаша торган затлар бу законның таләпләрен тагын бер кат өйрәнүләренә һәм аны детальләп үтәүләренә игътибар итәргә киңәш бирде.
Прокурор прокурор тикшерүләре нәтиҗәсендә юридик затлар тарафыннан төзелеш нормаларын һәм кагыйдәләрне, гражданнарның акчаларын җәлеп итү тәртипләрен, төзелгән объектларны тапшыру вакытын бозу очраклары ачыкланганлыгын хәбәр итте.
Белгечләр бәяләвенчә, җир участогын һәм төзелеш алып бару өчен, рөхсәт алырга 1,5 елга кадәр вакыт үтә. Төзелеш тәмамлау вакытын бозу һәм проблемалы объектлар барлыкка килүнең төп сәбәпләренең берсе – төзетүче тарафыннан төзелешнең башлангыч этабын тулы күләмдә финансламау, диде ТР прокуроры.
Бүгенге көндә билгеле бер активлары булган һәм җаваплылык чаралары белән бәйле затлар гына өлешле объектларны төзетүче түгел, дип ачыклык кертте Кафил Әмиров.
“Реклама хисабына булмаган төзелешкә акчалар җәлеп итүне туктату максатыннан, төзетүче билгеләнгән таләпләрне үтәгәнгә кадәр акчаларны җәлеп итү генә түгел, күп фатирлы йортларга реклама ясау да тыела”, - дип ассызыклады ТР прокуроры.
“Быел без, төзетүчеләр фатирларны төзелеш эшләре тәмамланганчы сатмасын өчен, катгый күзәтәчәкбез. Проблемалы өлешле төзелеш объектлары барлыкка килмәсен өчен, Генпрокуратурадан катгый боерыклар алынды”, - диде Кафил Әмиров, өлешкә ия булучылар исемлеге әзер булганда гына төзелеш башланырга тиеш.
ТР прокуроры быел район прокурорларына контроль һәм күзәтү органнарының төзетүчеләрнең хокукларын ничек актив яклауларына игътибар итәргә кушачагын әйтте, чөнки өлешле төзелеш өлкәсендә контроль органнарының тулысынча үз вазыйфаларын башкармаулары тиешле шелтәләр тудыруын белдерде.
ТР Президенты прокурор чыгышына нәтиҗә ясап, бу проблеманың катлаулы булуын, һәм, бәхеткә, республиканың аны инде кичергәнлеген әйтте. “Ләкин акчаларны җыеп юкка чыга торган яңа “сәләтле” кешеләр табыла ала, аннары безгә кабат бу мәсьәләләрне чишәргә туры киләчк”, - дип билгеләде ул.
Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов бүген муниципалитетларның вазыйфаи затларыннан бу юнәлештә эшне көчәйтүләрен сорады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot