news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Прокуратурасы "Адмирал" сәүдә үзәге бинасы милекчеләрен җаваплылыкка тартуны таләп итә

Прокуратура Алексей Семин һәм Роберт Хәйруллинга карата җинаять эше кузгатуны сорый

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков "Адмирал" сәүдә үзәге урнашкан бина милекчеләрен җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә,  диелә ТР Прокуратурасы хәбәрендә.

Күзәтү органы "АС Менеджмент" ИК" ЯАҖ Директорлар советы рәисе Алексей Семин һәм "АС Менеджмент" Идарәче компания" ЯАҖ генераль директоры Роберт Хәйруллинны РФ Җинаять кодексының 219нчы маддәсе 3нче өлеше, 201нче маддәсе 2нче өлеше, 327нче маддәсе 1нче өлеше, 238нче маддәсе 3нче өлеше буенча җаваплылыкка тартуны таләп итә. 

Ачыкланганча, Хәйруллин белән Семин Казан шәһәре, Клара Цеткин урамында урнашкан, реконструкцияләнгәнче "Серп и Молот" ЯАҖнең җитештерү биналары урнашкан 4 күчемсез милек объекты сатып ала. Прокуратура үткәргән тикшерү барышында ачыкланганча, 2013 елда бина милекчеләре рөхсәт бирү документларын алып тормыйча гына объектта реконструкция эшләре башкара һәм аны сәүдә комплексы сыйфатында файдалануга тапшыра.

Элегрәк, 2008 елның мартында, Хәйруллин алда аталган  заводның дүрт цехын бер бинага берләштереп, объектны сәүдә комплексы сыйфатында файдалану турында карар чыгара. Шул ук вакытта ул теркәү органнарыннан объектны реконструкцияләү турындагы мәгълүматны яшерә, нәтиҗәдә, 2009 елның гыйнварында милекчеләр законсыз рәвештә техник һәм кадастр паспортларын ала.

Алга таба бина милекчеләре аны "Адмирал" маркасы астында күпләп-берәмләп сату оештыру өчен "Заря" ҖЧҖнә арендага бирә. Шул ук вакытта шәһәр төзү законнары таләпләрен бозып, арендатор озак вакыт бинадан объектны файдалануга тапшыру рөхсәтеннән башка файдалана. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләре дә бозыла. Прокурор тикшерүеннән соң, суд "Заря" ҖЧҖнә ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуны бетерергә йөкләнә. Хәзерге вакытта республика прокуроры таләбе белән тикшерү органнары тарафыннан суд приставына карата җинаять эше ачылган. Суд приставы "Заря" ҖЧҖне суд карары буенча күрсәтелгән кагыйдә бозуларны бетерергә мәҗбүр итүче башкарма производствоны законсыз рәвештә туктаткан булган.

Искәртеп узабыз: 11 мартта "Адмирал" территориясендә янгын чыкты, анда 16 кеше һәлак булды, тагын 17-19 кеше хәбәрсез югалган санала. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы  РФ Җинаять кодексының 21нчы маддәсе 3нче часте буенча кузгаткан эш прокурор таләбе белән РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә тапшырылды. 

Шул ук көнне тикшерү органнары "Заря" ҖЧҖ җитәкчесе Гусейн Гахрамановны тоткарлады. Суд аны сак астына алу турында карар чыгарды.

Җинаять эшләрен тикшерү барышын Илдус Нәфыйков шәхси контролендә тота.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100