news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Профсоюзлар федерациясе Кырымда "Форос" шифаханәсен сатып алган

Профсоюз оешмасы ачык аукционда шифаханә өчен 1 млрд 428 млн 581 мең сум акча тәкъдим иткән

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Профсоюзлар оешмасы ачык аукционда 1 млрд 429 млн сумга Кырымда урнашкан "Форос" шифаханәсенең милек комплексын сатып алган, дип яза "Крыминформ".

"Интерфакс" билгеләп үткәнчә, "Форос" элек Украина олигархы Игорь Коломойский милке булган. Аның һәм партнеры Геннадий Боголюбов карамагында булган "ПриватБанк" 2014 елның мартында ярымутрау Россиягә кушылганнан соң, Кырымда клиентларга хезмәт күрсәтүне туктаткан. Коломойскийның башка активлары белән бергә шифаханә дә 2014 елның көзендә, КР Дәүләт Советы карары белән, ил милке итеп үзгәртелгән.

Олигарх милкен сатудан кергән акчалар "ПриватБанк" һәм Украинаның башка банкларында кертемнәре булган Кырым кешеләренә компенсация түләүгә тотылачак.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100