news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР проектларны финанслау технологияләре буенча Италия компанияләре белән эшләячәк

Хезмәттәшлек юнәлешләре Икътисад министрлыгында узган очрашуның төп темасы булды

(Казан, 13 апрель, “Татар-информ”). ТР Икътисад министрлыгында проектларны финанслау буенча яңа технологияләр куллануда Татарстан-Италия хезмәттәшлеге перспективалары каралды. Хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре икътисад министры вазифаларын башкаручы Марат Сафиуллин белән “ProjectFinancingConsulting” компаниясе генераль директоры Лоренцо Кесслер очрашуының төп темасы булды. Анда республиканың баш икътисадчысы игътибарына Италия консалтинг компаниясенең сәламәтлек саклау, экология, туризм өлкәләренә инвестицияләр җәлеп итү буенча проектларны эшләү, гамәлгә ашыру мисаллары тәкъдим ителде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Әлеге компания махсус инвестиция проектларын финанслау юлларын эшләү буенча зур тәҗрибә туплаган. Татарстан- Россиянең Италия консалтинг компаниясе тарафыннан хезмәттәшлек итү перспективалары өйрәнелгән беренче төбәге. Узган елның декабрендә Татарстанның Сәнәгать округлары, кече һәм урта бизнес буенча Россия-Италия эшче төркеменең 15 нче утырышында презентацияләнгән конкурентлык өстенлекләре Ауропа компанияләре тарафыннан республика белән кызыксынуны арттырган.
“ProjectFinancingConsulting” компаниясе генераль директоры Лоренцо Кесслерның Татарстанга 4 көнлек сәфәре программасында шулай ук республика министрлыкларында, банк структураларында, Казан (Идел буе) федераль университетында очрашулар каралган. Визит нәтиҗәләре иртәгә ТР Икътисад министрлыгында игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot