news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР Президентына Санкт-Петербургтагы Президент китапханәсенең укучы билеты тапшырылды
Рөстәм Миңнеханов бүген Санкт-Петербургта Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе белән танышты
Скопировать ссылку
(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Б.Ельцин исемендәге Президент китапханәсе белән танышты. Китапханә 1829-1835 елларда архитектор Росси проекты буенча төзелгән тарихи бинада урнашкан. 1918 елдан 2006 елга кадәр биредә Россия дәүләт тарих архивы урнашкан була. Соңрак архивны күчерү һәм биредә Ельцин исемендәге Президент китапханәсе төзү турында карар кабул ителә. Реставрация эшләре ел ярым вакытка сузыла.
Бүген Президент китапханәсендәге югары технологияле иң алдынгы заманча җиһазлар студентларны, фәнни хезмәткәрләрне һәм мөгаллимнәрне электрон архив материаллары, электрон уку заллары, интернет челтәре белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Татарстан Президентын биредә видеоконференцияләр, презентацияләр уздырыла, лекцияләр укыла торган мультимедиа залы, бинаның тарихи өлеше белән таныштырганнар. Китапханә хезмәткәрләре Татарстан башлыгына 5 ел дәвамында электрон уку залыннан файдалану мөмкинлеге бирүче укучы билеты рәсмиләштергән. Лазерлы оптик карта рәвешендәге билетны Рөстәм Миңнехановка китапханә генераль директоры Александр Вершинин тапшырган.
Соңрак Рөстәм Миңнеханов Россия белән АКШ арасында телеконтент төзү һәм тарату буенча дүрт яклы килешү имзалау чарасында катнашкан. Бу вакыйга Ельцин исемендәге Президент китапханәсен үстерүдә чираттагы этап булачак. Александр Вершинин белдергәнчә, китапханәне чит илләрдәге коллегалары белән генә түгел, Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерү дә кызыксындыра. Агымдагы ел ахырына Санкт-Петербургтагы Президент китапханәсендә кулланучылар өчен электрон санлы имза системасы кертеләчәк. Шул рәвешле, китап укучылар илнең төрле ноктасыннан аның ресурсларына керә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot