Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Президентына кандидатларны тәкъдим итү инициатив төркеме рәисе сайланды
Иртәгә праймеризда катнашучы кандидатлар тәкъдим ителә башлый
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Сәләт” яшьләр фондында ТР Президентына кандидатларны тәкъдим итү инициатив төркеменең чираттагы утырышы булды.
Аның барышында әлеге төркем рәисе сайланды. Бу вазыйфаны Идел буе федераль округы Җәмәгать советы әгъзасы Илгиз Хәйруллин башкарачак.
Шулай ук, республика Президенты сайлауларында катнашучы кандидатлар праймеризы хакында да сүз булды. Кандидатларны тәкъдим итү вакыты хакында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, инициатив төркем әгъзасы Юрий Камалтынов хәбәр иткәнчә, кандидатларны тәкъдим итү 13 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Республика территориясендә булган һәр җәмәгать оешмасы анда үз кандидатурасын тәкъдим итәргә мөмкин. Праймеризда “Бердәм Россия” сәяси партиясе үз кандидатураларын мөстәкыйль рәвештә тәкъдим итә. Шулай ук, һәр кеше, шул исәптән теге яки бу сәяси партиядә тормаучы да, үз кандидатурасын тәкъдим итәргә хокуклы. Моның өчен ул “Бердәм Россия” партиясе әгъзаларыннан 10 имза җыйган булуы шарт.
Алдан сайлауларда, ким дигәндә, 4 кеше катнашырга тиеш. Аларның берсе, рәсми рәвештә, “Бердәм Россия” партиясеннән тәкъдим ителгән булачак.
Утырышта кабул ителгән регламент нигезендә, инициатив төркем һәм ТРның башка җәмәгать оешмалары белән үткәргән праймеризда сайлап алучылар әлеге кандидатлар белән алдан очрашып, кызыксындырган сорауларын бирә ала. Сайлап алучылар исемлеге исә җәмәгать оешмалары тарафыннан төзелә. Әлеге процесста Татарстанда эшләүче теләсә кайсы җәмәгать оешмасы катнашырга мөмкин. Моның өчен документларны инициатив төркемгә генә юлларга кирәк.
Утырыш барышында инициатив теркемнең сайты тәкъдим ителде. Ул, праймеризны мөмкин кадәр ачык рәвештә үткәрү максатыннан, булдырылган. Аның барышы белән www.праймериз-рт.рф. сайтында танышырга мөмкин.
“Бу форматта алдан сайлаулар уздыру аларны булдыра алган кадәр ачыграк итеп үткәрергә һәм киң җәмәгатьчелекнең фикерләренә колак салырга ярдәм итәчәк”, - диде утырышта катнашкан ТР “Гражданлык җәмгыяте” (“Гражданское общество”) төбәк җәмәгать оешмасы президенты, инициатив төркем әгъзасы Игорь Бикеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз