news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Президентына Дубайда «хәләл лайфстайл» программасын тәкъдим итәчәкләр

Чара Рөстәм Миңнехановның Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуы кысаларында уза.

ТР Президентына Дубайда «хәләл лайфстайл» программасын тәкъдим итәчәкләр
prav.tatarstan.ru

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Дубайга рәсми визит белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бүген 2017-2021 елларга исәпләнгән Halal lifestyle яңа икътисади стратегиясен тәкъдим итәчәкләр. Чара Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Икътисад министрлыгы җитәкчелеге белән очрашу кысаларында уза, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте.

Соңгы елларда Татарстанда хәләл-индустрияне үстерүгә зур игътибар бирелә. Әлеге өлкә хакында KazanSummit форумнары кысаларында да актив фикер алышалар.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Дубайның Ислам икътисади үсеш үзәгендә булырга һәм Дубай Ислам банкы төркеме генераль директоры Аднан Чилван белән дә очрашырга ниятли. Моннан тыш, Татарстан Президенты «Тотрыклы Дубай шәһәре» территориясе белән танышачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot